Еш бирелә торган сораулар

№ 1 сорау:
Татарстан Республикасы Конституция судында нинди эшләр карала, аның нинди вәкаләтләре бар?

Җавап:
Татарстан Республикасы Конституция суды (алга таба — ТР КС) түбәндәге категориядәге эшләрне карый:
1. Гражданнарның шикаятьләре һәм судларның таләпләре буенча түбәндәгеләрнең конституциячеллеген тикшерә:
— Татарстан Республикасы законнарын яки аларның аерым нигезләмәләрен;
— Президентның норматив хокукый актларын;
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын;
— җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын.
2. Дәүләт һәм муниципаль органнар таләбе белән түбәндәгеләрнең конституциячеллеген тикшерә:
— Татарстан Республикасы законнарын;
— Президентның норматив хокукый актларын;
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын;
— Татарстан Республикасының башка дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актларын;
— җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын;
— Татарстан Республикасының гамәлгә кермәгән халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләре турында килешүләрен.
3. Татарстан Республикасы Конституциясенә аңлатма бирә («Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законында турыдан-туры күрсәтелгән мөрәҗәгать итүчеләр таләбе белән генә).
4. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында; Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасында; җирле үзидарә органнары арасында компетенцияләргә кагылышлы бәхәсләрне карый.

№ 2 сорау:
Хокукый актның нормативмы, түгелме икәнен ничек билгеләргә? Нәрсә ул норматив хокукый акт?

Җавап:
«Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында» 2002 елның 31 октябрендәге 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы нигезендә вәкаләте булган дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм компетенциясе кысаларында бастырып чыгарылган, билгеләнмәгән затлар даирәсе өчен мәҗбүри булган, күп тапкыр куллануга һәм республиканың бөтен территориясендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм учреждениеләр, вазыйфаи затлар, гражданнар һәм аларның берләшмәләре тарафыннан үтәлүгә исәпләнгән билгеләнгән формадагы язма рәсми документ Татарстан Республикасы норматив хокукый акты итеп таныла.
Шуңа тәңгәл билгеләмә суд практикасында да кулланыла. Мәсәлән, «Норматив хокукый актларга тулысынча яки өлешчә дәгъва белдерү турындагы эшләрне судлар тарафыннан карау практикасы турында» 2007 елның 29 ноябрендәге 48 номерлы Россия Федерациясе Югары Суды Пленумы карарының 9 пункты нигезендә норматив хокукый актны билгели торган төп сыйфатлар түбәндәгеләр: аның вәкаләте булган дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат тарафыннан билгеләнгән тәртиптә басылып чыгуы, аңарда билгеләнмәгән затлар даирәсе өчен мәҗбүри булган, күп тапкыр куллануга исәпләнгән, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки булган хокукый мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә яисә туктатуга юнәлдерелгән хокукый нормалар (үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре) булуы.
Россия Федерациясе Конституция Судының хокукый позициясенә караганда, персональ рәвештә билгеләнмәгән затлар даирәсенә адресланган, күп тапкыр куллануга исәпләнгән, үз эчләренә конкретлаштыра торган норматив күрсәтмәләр, мәҗбүри кагыйдәләр алган гомуми кулланылыш актлары норматив хокукый характерга ия (1997 елның 17 ноябрендәге 17-П номерлы Карар).

№ 3 сорау:
Гражданин ТР КСда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ведомство норматив хокукый актларына, мәсәлән, Татарстан Республикасы министрлыгы тарафыннан кабул ителгән норматив актка дәгъва белдерә аламы?

Җавап:
Бу мәсьәләдә ТР КСна мөрәҗәгать итәргә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бер өлеше, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары хокуклы. Гражданнарның мондый хокуклары юк. Шул ук вакытта шуны да билгеләргә кирәк, гражданин турыдан-туры булмаган юл белән, ягъни югарыда әйтелгән хокуклы мөрәҗәгать итүчеләр аша эш итә ала.

№ 4 сорау:
ТР КСнда гомуми юрисдикциядәге судлар кабул иткән карарларга һәм хөкемнәргә дәгъва белдерергә мөмкинме?

Җавап:
Юк. Мондый карарларга һәм хөкемнәргә дәгъва белдерү, аларны кабат карау һәм гамәлдән чыгару процессуаль законнарга буйсына торган тәртип буенча гомуми юрисдикциядәге судлар системасы эчендә генә мөмкин.

№ 5 сорау:
ТР КСнда дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органнарының, вазыйфаи затларының, дәүләт яки муницпалитет хезмәткәренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) дәгъва белдерергә мөмкинме?

Җавап:
Мондый мәсьәләләр белән гомуми юрисдикциядәге судларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар ТР Конституция суды карамагында түгелләр.

№ 6 сорау:
ТР КСна мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы күләме никадәр һәм аны кичектереп түләү, киметү яки бөтенләй түләмәү мөмкинме?

Җавап:
ТР КСна мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасының күләме 300 сум тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүченең үтенече белән дәүләт пошлинасы кичектереп түләтелә, киметелә ала, яки гражданин гомумән тулысынча түләүдән азат ителә ала.

№ 7 сорау:
Судка мөрәҗәгать итәр өчен нәрсә кирәк?

Җавап:
1. Билгеләнгән формада шикаятьне тутырырга, тиешле документларны кушымта итеп теркәргә һәм тиешле күләмдә дәүләт пошлинасын түләргә (шикаятьнең үрнәген «Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү» бүлегендә йөкләп алып була). Шикаятькә конкрет эшне хәл иткәндә дәгъва белдерелгән Татарстан Республикасы законының яки башка норматив хокукый актның кулланылуын яки кулланылу ихтималын раслый торган документларның күчермәләре теркәлә. Әгәр закон яки башка норматив хокукый акт мөрәҗәгать итүченең судта яки башка органда каралып беткән яки карала башлаган конкрет эшендә кулланылган яки кулланылырга тиеш булса, шикаять шартларга туры килә дип санала.
2. Тиешенчә рәсмиләштерелгән шикаятьне кушымталары белән ТР КСна бирергә.

№ 8 сорау
Рәсмиләштерелгән шикаять ничек һәм кая бирелә?

Җавап:
Шикаятьне шәхсән 420060, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 адресы буенча, яки почта, шулай ук KS.RT@tatar.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин.

№ 9 сорау
ТР КС карарларына дәгъва белдерү өчен Россия Федерациясе Конституция Суды югары суд инстанциясеме?

Җавап:
Конституциячел суд эшчәнлегендә инстанциялек юк. ТР КС карарлары катгый һәм аларга карата шикаять бирелми. Шул ук вакытта шикаяте Россия Федерациясе Конституция Суды карамагында булган очракта, гражданин әлеге судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ләкин бу ТР КСның карарын кабат карау түгел, ә Россия Федерациясе Конституция Судының аерым карары була.

№ 10 сорау:
Шикаятемнең ТР КСна карауга кабул ителүен яки ителмәвен мин ничек белә алам?

Җавап:
ТР КСна килгән шикаятьләр ике этапта карала. Беренче этап — ТР КС аппараты дәрәҗәсендә алдан карау; бу этаптан соң мөрәҗәгать итүчегә аппарат җитәкчесе имзасы белән аның мөрәҗәгатенең алдан өйрәнер өчен судьяга (судьяларга) тапшырылуы яки тапшырудан баш тартылуы хат белән хәбәр ителә. Икенче этап — мөрәҗәгатьнең ТР КС судьясы (судьялары) тарафыннан алдан каралуы; бу этаптан соң мөрәҗәгатьнең каралуга кабул ителүе һәм эшнең тыңлауга әзерләнүе яки карауга кабул итүдән баш тартылуы турында ТР КС билгеләмәсе чыгарыла; бу хакта да мөрәҗәгать итүчегә шулай ук язма рәвештә хәбәр ителә.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 2 июне, 09:46

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International