Татарстан Республикасы Конституция судының оештырылу тәртибе һәм вәкаләтләре вакыты

Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайлана торган алты судьядан тора. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларына кандидатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бертигез санда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе һәм Рәис урынбасары Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Татарстан Республикасы Конституция суды составында судьяларның өчтән ике өлеше булган чакта гына үзенең эшен алып барырга хокуклы.

Татарстан Республикасы Конституция судының вәкаләтләре билгеле бер вакыт белән чикләнмәгән. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфага ун елга сайлана һәм аңа икенче срокка сайланырга рөхсәт ителми.


Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2016, 15:03
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования