ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль 2019 ел.
сишәмбе

ТР Конституция суды түбәндәге адрес буенча урнашкан:

420060, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт.

Электрон почта адресы:

KS.RT@tatar.ru

Кабул итү бүлмәсе: (843) 264-74-76
Гомуми бүлек: (843) 264-74-83

ТР Конституция судының гражданнарны кабул итү вакыты:

дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 9-00 дән 18-00 гә кадәр,
җомга — 9-00 дән 16-45 кә кадәр.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе тарафыннан гражданнарны кабул итү график буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр) алдан язылып башкарыла.

Язылу өчен тел.: (843) 264-74-76 (кабул итү бүлмәсе).

Халыкның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклау юлларыннан берсе булып Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тора.

Россия Федерациясе Конституциясенең 48 статьясы һәм Татарстан Республикасы Конституциянең 33 статьясы нигезендә һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм алу хокукы гарантияләнә, кайбер законда каралган очракларда исә юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.

Россия Федерациясендә «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон (2012 елның 15 гыйнварында үз көченә керде) гамәлдә; ул Россия Федерациясендә дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәмнең хокукый нигезләрен билгели. Әлеге Закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасының катнашучылары булып башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм алар карамагындагы учреждениеләр; Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм алар карамагындагы учреждениеләр; бюджеттан тыш дәүләт фондларының идарә органнары; дәүләт юридик бюролары тора. Түләүсез ярдәм күрсәтә торган адвокатларга, нотариусларга һәм башка субъектларга федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары билгеләгән тәртиптә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашу хокукы бирелә ала. Законнарда дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклары булган гражданнар категорияләре (шул исәптән гаиләләренең җан башына уртача кереме Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гражданнар, I һәм II группа инвалидлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башкалар) билгеләнгән, шулай ук аларга мондый ярдәмнең нинди очракларда күрсәтелүе дә белдерелгән. Дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системасы ирекле нигездә формалаша. Дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системасы катнашучылары булып юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәкләре тора. Республикабызда шулай ук «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге (2013 елның 11 ноябрендәге редакциясендә) 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы гамәлдә; бу закон «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе гражданнарының Татарстан Республикасында түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алуга хокукларын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруны тәэмин итү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Хәзерге вакыттта түләүсез юридик ярдәм күрсәтү формаларының берсе — Россия юристлары ассоциациясе инициативасы белән Россия төбәкләрендә оештырылып килә торган «ашыгыч юридик ярдәм» үзәкләре. Түләүсез хокукый ярдәмгә хокук квалификацияле юридик ярдәм алуга конституциячел хокукның гаять әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасында «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасынының Татарстан төбәк бүлекчәсе оештырылган һәм республиканың Конституция суды уртак максатларны гамәлгә ашыру өчен мәнфәгатьләр уртаклыгы нигезендә берләшкән гражданнар инициативасы белән оештырылган ирекле үзидарәле җәмәгать берләшмәсе булган бу оешма белән актив хезмәттәшлек итә. Бу оешма — практик юристларны, галимнәрне, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә торган бик зур җәмәгать структурасы.

Бөтенроссия юридик җәмәгатьчелек берләшмәсе буларак Россия юристлары ассоциациясе эшчәнлеге аның әгъзаларының тигез хокуклылыгы, законлылык, ачыклык, иреклелек, үзидарәлек принциплары нигезендә алып барыла һәм демократик җәмгыять барлыкка китерүдә катнашу һәм хокукый дәүләт институтларын үстерү максатлары белән юридик җәмәгатьчелекне бергә туплап ныгытуга юнәлдерелгән. Республиканың Конституция суды судьяларының бөтен составы һәм аппаратының күпчелек хезмәткәрләре «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе әгъзалары булып торалар.

Республиканың Конституция судына турыдан-туры кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүдән тыш, Суд аппараты хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән ирешелгән килешүләр кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча шактый колачлы эш алып баралар. Атап әйткәндә, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты хезмәткәрләре Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә системалы рәвештә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында Җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә һәм «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Төбәк җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә расланган график нигезендә гражданнарны кабул итәләр һәм аларга юридик консультацияләр бирәләр. Мондый күрешүләр нәтиҗәсендә аппарат хезмәткәрләре 50 артык гражданга хокукый мәсьәләләргә кагылышлы түләүсез ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор белән Татарстан Республикасы Конституция суды арасында гражданнарга квалификацияле юридик ярдәм буенча үзара хезмәттәшлек итү практикасы дәвам итә. Суд аппараты хезмәткәрләренең бу юнәлештә башкарган эшләре 40 артык гражданга файда китергән.

2013 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Советының хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы әгъзасы итеп сайланды. Моннан тыш, 2013 елның гыйнварында республиканың Конституция суды белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы арасында шәһәрнең юридик клиникалары базасында хокукый мәсьәләләр буенча республика халкына түләүсез консультатив ярдәм күрсәтүдә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Шушы килешү кысаларында Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты хезмәткәрләре «ТИСБИ» Идарә университеты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе Казан юридик институты (филиал), Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы базаларында Казан шәһәрендә эшләп килгән юридик клиникаларда гражданнарны кабул итәләр һәм хокукый консультация бирәләр. Юридик клиникалар эшендә һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә хокукый консультацияләр бирүдә суд аппаратының бөтен бүлек мөдирләре, фәнни- аналитик бүлеге хезмәткәрләре һәм судьялар киңәшчеләре катнаша. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү максаты белән республика Конституция судының рәсми сайтында Конституция судына килә торган мөрәҗәгатьләр бүлеге камилләштерелде. Аерым алганда, гражданнарга сайтның әлеге бүлегендә эшен җиңеләйтү өчен, «бер чиртүдә» дигән судка мөрәҗәгать итү ысулы кулланылды. Хәзер гражданнар республиканың Конституция судына рәсми сайтның баш битендәге «Элемтәгә керү» тамгасына бер тапкыр басу белән мөрәҗәгать итә алалар. Шуны да аерып күрсәтергә кирәк, болай мөрәҗәгатьләрне судка кабул итү практикасын (2013 елның 11 ноябрендә) кертү сизелерлек дәрәҗәдә аларның санында чагылыш тапты, нәкъ шул вакыттан алып 11 ай эчендә судта теркәлгән интернет мөрәҗәгатьләрнең барлык күләменең 50 проценттан артыгын мондый мөрәҗәгатьләр тәшкил итте. Бу мөрәҗәгатьләр шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты тарафыннан теркәләләр һәм «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 43 статьясына туры килү-килмәүләренә каралалар, аларга җаваплар да мөрәҗәгать итүче адресына шундый ук электрон юл белән җибәрелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан халыкка түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү эшчәнлеге халыкның хокукый белем дәрәҗәсен һәм хокукый аңын үстерүгә файдалы тәэсир ясап, үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координация советының 2013 елның 19 декабрендәге 2 номерлы карарын игътибарга алып, Татарстан Республикасы Конституция судында халыкка түләүсез юридик ярдәм оештыру һәм шул чаралар турында мәгълүмат бирү өчен җаваплы зат билгеләнде: 

— Садыйков Илдар Фиркать улы — фәнни-аналитик бүлек мөдире.

Тел.: 264-74-87


11
февраль 2019 ел.
дүшәмбе

№ 1 сорау: 
Татарстан Республикасы Конституция судында нинди эшләр карала, аның нинди вәкаләтләре бар?

Җавап: 
Татарстан Республикасы Конституция суды (алга таба — ТР КС) түбәндәге категориядәге эшләрне карый: 
1. Гражданнарның шикаятьләре һәм судларның таләпләре буенча түбәндәгеләрнең конституциячеллеген тикшерә: 
— Татарстан Республикасы законнарын яки аларның аерым нигезләмәләрен; 
— Президентның норматив хокукый актларын; 
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын; 
— җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын. 
2. Дәүләт һәм муниципаль органнар таләбе белән түбәндәгеләрнең конституциячеллеген тикшерә: 
— Татарстан Республикасы законнарын; 
— Президентның норматив хокукый актларын; 
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын; 
— Татарстан Республикасының башка дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актларын; 
— җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын; 
— Татарстан Республикасының гамәлгә кермәгән халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләре турында килешүләрен. 
3. Татарстан Республикасы Конституциясенә аңлатма бирә («Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законында турыдан-туры күрсәтелгән мөрәҗәгать итүчеләр таләбе белән генә). 
4. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында; Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасында; җирле үзидарә органнары арасында компетенцияләргә кагылышлы бәхәсләрне карый.

№ 2 сорау: 
Хокукый актның нормативмы, түгелме икәнен ничек билгеләргә? Нәрсә ул норматив хокукый акт?

Җавап: 
«Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында» 2002 елның 31 октябрендәге 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы нигезендә вәкаләте булган дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм компетенциясе кысаларында бастырып чыгарылган, билгеләнмәгән затлар даирәсе өчен мәҗбүри булган, күп тапкыр куллануга һәм республиканың бөтен территориясендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм учреждениеләр, вазыйфаи затлар, гражданнар һәм аларның берләшмәләре тарафыннан үтәлүгә исәпләнгән билгеләнгән формадагы язма рәсми документ Татарстан Республикасы норматив хокукый акты итеп таныла. 
Шуңа тәңгәл билгеләмә суд практикасында да кулланыла. Мәсәлән, «Норматив хокукый актларга тулысынча яки өлешчә дәгъва белдерү турындагы эшләрне судлар тарафыннан карау практикасы турында» 2007 елның 29 ноябрендәге 48 номерлы Россия Федерациясе Югары Суды Пленумы карарының 9 пункты нигезендә норматив хокукый актны билгели торган төп сыйфатлар түбәндәгеләр: аның вәкаләте булган дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат тарафыннан билгеләнгән тәртиптә басылып чыгуы, аңарда билгеләнмәгән затлар даирәсе өчен мәҗбүри булган, күп тапкыр куллануга исәпләнгән, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки булган хокукый мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә яисә туктатуга юнәлдерелгән хокукый нормалар (үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре) булуы. 
Россия Федерациясе Конституция Судының хокукый позициясенә караганда, персональ рәвештә билгеләнмәгән затлар даирәсенә адресланган, күп тапкыр куллануга исәпләнгән, үз эчләренә конкретлаштыра торган норматив күрсәтмәләр, мәҗбүри кагыйдәләр алган гомуми кулланылыш актлары норматив хокукый характерга ия (1997 елның 17 ноябрендәге 17-П номерлы Карар). 

№ 3 сорау: 
Гражданин ТР КСда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ведомство норматив хокукый актларына, мәсәлән, Татарстан Республикасы министрлыгы тарафыннан кабул ителгән норматив актка дәгъва белдерә аламы?

Җавап: 
Бу мәсьәләдә ТР КСна мөрәҗәгать итәргә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бер өлеше, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары хокуклы. Гражданнарның мондый хокуклары юк. Шул ук вакытта шуны да билгеләргә кирәк, гражданин турыдан-туры булмаган юл белән, ягъни югарыда әйтелгән хокуклы мөрәҗәгать итүчеләр аша эш итә ала. 

№ 4 сорау: 
ТР КСнда гомуми юрисдикциядәге судлар кабул иткән карарларга һәм хөкемнәргә дәгъва белдерергә мөмкинме?

Җавап: 
Юк. Мондый карарларга һәм хөкемнәргә дәгъва белдерү, аларны кабат карау һәм гамәлдән чыгару процессуаль законнарга буйсына торган тәртип буенча гомуми юрисдикциядәге судлар системасы эчендә генә мөмкин. 

№ 5 сорау: 
ТР КСнда дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органнарының, вазыйфаи затларының, дәүләт яки муницпалитет хезмәткәренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) дәгъва белдерергә мөмкинме?

Җавап: 
Мондый мәсьәләләр белән гомуми юрисдикциядәге судларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар ТР Конституция суды карамагында түгелләр. 

№ 6 сорау: 
ТР КСна мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы күләме никадәр һәм аны кичектереп түләү, киметү яки бөтенләй түләмәү мөмкинме?

Җавап: 
ТР КСна мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасының күләме 300 сум тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүченең үтенече белән дәүләт пошлинасы кичектереп түләтелә, киметелә ала, яки гражданин гомумән тулысынча түләүдән азат ителә ала. 

№ 7 сорау: 
Судка мөрәҗәгать итәр өчен нәрсә кирәк?

Җавап: 
1. Билгеләнгән формада шикаятьне тутырырга, тиешле документларны кушымта итеп теркәргә һәм тиешле күләмдә дәүләт пошлинасын түләргә (шикаятьнең үрнәген «Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү» бүлегендә йөкләп алып була). Шикаятькә конкрет эшне хәл иткәндә дәгъва белдерелгән Татарстан Республикасы законының яки башка норматив хокукый актның кулланылуын яки кулланылу ихтималын раслый торган документларның күчермәләре теркәлә. Әгәр закон яки башка норматив хокукый акт мөрәҗәгать итүченең судта яки башка органда каралып беткән яки карала башлаган конкрет эшендә кулланылган яки кулланылырга тиеш булса, шикаять шартларга туры килә дип санала. 
2. Тиешенчә рәсмиләштерелгән шикаятьне кушымталары белән ТР КСна бирергә. 

№ 8 сорау 
Рәсмиләштерелгән шикаять ничек һәм кая бирелә?

Җавап: 
Шикаятьне шәхсән 420060, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 адресы буенча, яки почта, шулай ук KS.RT@tatar.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин. 

№ 9 сорау 
ТР КС карарларына дәгъва белдерү өчен Россия Федерациясе Конституция Суды югары суд инстанциясеме?

Җавап: 
Конституциячел суд эшчәнлегендә инстанциялек юк. ТР КС карарлары катгый һәм аларга карата шикаять бирелми. Шул ук вакытта шикаяте Россия Федерациясе Конституция Суды карамагында булган очракта, гражданин әлеге судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ләкин бу ТР КСның карарын кабат карау түгел, ә Россия Федерациясе Конституция Судының аерым карары була. 

№ 10 сорау: 
Шикаятемнең ТР КСна карауга кабул ителүен яки ителмәвен мин ничек белә алам?

Җавап: 
ТР КСна килгән шикаятьләр ике этапта карала. Беренче этап — ТР КС аппараты дәрәҗәсендә алдан карау; бу этаптан соң мөрәҗәгать итүчегә аппарат җитәкчесе имзасы белән аның мөрәҗәгатенең алдан өйрәнер өчен судьяга (судьяларга) тапшырылуы яки тапшырудан баш тартылуы хат белән хәбәр ителә. Икенче этап — мөрәҗәгатьнең ТР КС судьясы (судьялары) тарафыннан алдан каралуы; бу этаптан соң мөрәҗәгатьнең каралуга кабул ителүе һәм эшнең тыңлауга әзерләнүе яки карауга кабул итүдән баш тартылуы турында ТР КС билгеләмәсе чыгарыла; бу хакта да мөрәҗәгать итүчегә шулай ук язма рәвештә хәбәр ителә. 

 


7
февраль 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайлана торган алты судьядан тора. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларына кандидатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бертигез санда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе һәм Рәис урынбасары Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Татарстан Республикасы Конституция суды составында судьяларның өчтән ике өлеше булган чакта гына үзенең эшен алып барырга хокуклы.

Татарстан Республикасы Конституция судының вәкаләтләре билгеле бер вакыт белән чикләнмәгән. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфага ун елга сайлана һәм аңа икенче срокка сайланырга рөхсәт ителми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования